КАРАВЫЛ, ТАЛЫЙЛАР!

ЗәкәрияДөнья модасында җуелмас эз калдырган Коко Шанель әйтә: «Дөньяда бар акчалы кешеләр, бар бай кешеләр».

Минем танышлар арасында тегеләре дә, болары да бар. Ләкин аларның бик сирәген генә яхшы кешеләр дип атый алам. Төрле алдау-йолдау юлы белән акча, байлык туплап, шыплап тулган сандык өстенә менеп утырып, шуннан милләт, дин өчен сукыр тиен бирергә дә жәлләгән кешене нинди генә мөлкәтле, уңган, тырыш кеше булса да, хөрмәт итә алмыйм.

Әмма арада берсе бар – Зәкәрия Минислам улы Закиров. Аның кайсы төркемгә кергәнен дә белмим: «акчалы», дигәненәме, әллә «бай»гамы. Ләкин аның милләт, дин, мәдәният-сәнгать юлында бик күп мал сарыф итүе күз алдымда барды. Туган авылы Ташкичүдә (Буа районы) төзекләндерелгән мәчет, мәдәният йортын, салдырган юлларын, үткәргән Сабан туйларын һәм бәйрәмнәрен телгә дә алып тормыйм – үз авылы. Ә менә Казан һәм шәһәр тирәсендәге ике-өч мәчет тулаем аның акчасына төзелүен, башкаланың 5-6 мәчетен сипләвен, әле дә кайсының коммуналь чыгымнарын түләп, кайсына акчалата ярдәм итеп торуын әйтми кала алмыйм. Зәкәрия, хәтта, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән правослау руханиларын да борып җибәрмәде – алар да Алла бәндәләре. Ничәмә ничә чиркәүне торгызуда һимаячелек кылды ул, Аллаһ үзе разый булсын.

Зәкәрия Минислам улы шундый кеше ки, кайчакта аның янында бераз зарланып алу да җитә. Әйтик, Буа театры җитәкчесе Раил Садриев театрга яңа аппаратура кирәген, бюджетта исә моңа акча каралмавын әйтеп кенә өлгерде – икенче атнаны затлы җиһазлар инде театрда тора иде… Г.Тукай музее директоры минем каршыда музей ихтыяҗларын сөйләп, зарланып алды. Юбилей үткәрү мәшәкатьләренә дә финанслар бүленмәвен сөйләде генә, шунда ук бар проблемалары хәл ителде. Артист, язучы, музыкант, дин әһелләре Зәкәрия Закировның кабул итү бүлмәсеннән өзелмәде. Ул һәркайсы белән матур итеп сөйләшә, проблемаларын аңлап, үзе өчен күпмедер белем туплап калырга тырыша һәм чәен эчереп, эчтәлекле әңгәмәсе өчен рәхмәт әйтеп, ярдәм кылып, озатып кала.

Мәнле кеше ул, Зәкәрия. Аның белемгә, яңалыкка омтылуын күргәч, гел аралашасы, белгәннәреңне җиткерәсе килә. Шул ук вакытта үзе белән аралашу да кызык, һәр очракта аның яңа ягын ачасың. Бу ачыш исә һәрчак аның ярдәмчелеге белән бәйле була.

Бер тапкыр аңа яшь җырчының матур итеп халык җырын башкаруы ошады. Берәр мәнсезрәк татар бае булса, бәлки бу җырчыны эчү мәҗлесенә чакырып, кич буе мунча ләүкәсендә җырлатып, 10 мең акча тоттырып, кайтарып җибәрер иде. Зәкәрия нишләде дип беләсез? Бу егеткә үсеш өчен шуның кадәр акча тоттырды ки, үзе җырлап, ул аны 5 ел эшләп алыр иде…

Ә үзенә урын таба алмыйча бәргәләнеп йөргән композиторга исә офисында тавыш яздыру студиясе ачып бирде, ай саен хезмәт хакы түләп тора…

Кыскасы, бу кешегә нинди генә мактаулар да аз кебек. Мин аның хакында язарга берничә омтылыш ясап карадым: «Мактану кебек килеп чыга, кирәкмәс», – дип гел кире кагып килде. Үзе дә җырларга яратучы, карап торышка кырыс күренгән, әмма бик нечкә күңелле бу егеткә моннан соң хөрмәтем тагын да артты. Ул үзен күрсәтү өчен һимая кылмый, ә бары тик игелек эшләү өчен генә тырыша. Югыйсә, танышларым арасында кемгәдер ике тиенлек ярдәм кылып, шуны дөньяның иң зур эше итеп күрсәтүчеләр байтак. Әле алардан берәр милләт өчен кирәкле эшкә, файдалы кешегә ярдәм сорасаң: миңа аннан ни файда була соң? – дигән сорау ишетәсең.

Менә Зәкәриягә өченче бала тудыру йортының тулы бер бүлеген сипләп бирү нинди файда бирде икән? Бер файда да бирмәде, бары тик хөкүмәт эшләргә тиешле эшне үз өстенә алып, акча гына сарыф итте. Аның каравы бу бүлектә бүген ничәмә-ничә хатын-кыз ана булу бәхетенә иреште, уңай шартларда дөньяга тәүге кат аваз салган баласын күкрәгенә кысты. Ә бит ул яшь аналар бу палаталарны кем сипләгәнен белми дә! «Игелек кыл да, суга сал – халык белмәсә, балык белер», – ди халык әйтеме. Зәкәрия дә шундый – кылган игелеге белән мактанып йөрүчеләрдән түгел…

Соңгы елларда Зәкәрия Минислам улы Казан каласына зур бер мәчет бүләк итү идеясе белән йөри. Аның инде проектын төзеп, бурасын бурап та өлгерделәр, бары төзү урынын гына билгелисе калган. Бу проектны күрдем, мәчет зурлыгы белән «Кол-Шәриф»тән аз гына кайтыш килеп чыгасы. Бу хакта ул тавыш чыгарып, матбугатта мактанып йөрдеме? Юк, дәшми генә үз эшен эшләде – игелек кылды да, суга салды.

Дөресен генә әйткәндә, әле бу мәкалә дә дөнья күрәсе түгел иде, ләкин мин аны үзбелдегем белән язарга, яхшы кешегә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә булдым. Чөнки бүген Зәкәрия Закиров үзе дә бик кыен хәлдә калды…

НАХАК БӘЛА…


Зәкәриянең язмышын, авыр хәлдә калуын үзеннән түгел, ә интернеттан укып белдем. Югыйсә, ярдәм сорап шалтыратса, сәгате-минуты белән барып җитәсемне белә. Тик ул ярдәм сораучылардан түгел шул, ә ярдәм итүчеләрдән…

Интернеттагы «Ведомости» сәхифәләрендә «Держите вора» дигән язмага күзем төште. Анда «Казаньоргсинтез» ширкәтеннән бер миллиард сумлык продукция урлануы хакында хәбәр ителә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шәрехләвенә караганда, бу бөтен Русия буенча иң зур караклыкларның берсе булырга мөмкин икән. Ә бу эштә гаепләнүче итеп 42 яшьлек эшмәкәр Зәкәрия Минислам улы Закиров «билгеләнгән». Әйе, әйе, нәкъ менә шушы һимаячене җинаятьтә гаепләп, бик зур «җинаять» ачып, орден-медальләр алырга җыена Татарстан полициясе хезмәткәрләре.

Бәлки, генерал погоннары кемнеңдер төшенә керә башлагандыр. Мәскәүгә китеп, министрлыкта эшләргә хыялланучылар да юк түгелдер. Кыскасы, һәркемнең үз мәнфәгате. Ләкин Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үз планнарыңны сөйлә, чөнки аның сиңа карата бөтенләй башка планнары булырга мөмкин шул.

Бу очракта да шулайрак килеп чыга. Быелның 15нче мартында полиция хезмәткәрләре «Казаньоргсинтез» ширкәтендә үзләренең «үтә мөһим» операцияләрен башлап җибәрә һәм 970 мең сумлык поликарбонат төягән йөк машинасын тоткарлыйлар. Әлбәттә, маскалар кигән «полиция бөркетләре» театр уйнамый гына булдыра алмый – якын тирәдәге барча кешене чырайлары белән пычрак асфальтка сузып салалар. Югыйсә, кораллы каршылык күрсәтмәүче шофер вә йөк ташучыларны алай мыскыллап маташмасалар да була иде кебек. Мөгаен, безнең «батыр» полиция егетләре бу ысул үзләренә дәрәҗә өсти дип уйлыйдыр һәм Америка фильмнарыннан күреп калгандыр…

Ничек булса булсын, шофер вә йөк ташучылар барыбер чырайлары белән асфальтка сылана, урланып маташучы йөк тоткарлана. Ләкин, миндә булган кайбер имеш-мимешләргә караганда, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләре, гадәттәгечә, артыграк кыланып ташлыйлар – автомат белән башына сугып бер йөк ташучыны үтерәләр. Рәсми рәвештә мондый хәбәр юк үзе, әлегә аны раслаучы дәлилләр дә табылмады, әмма берсе имгәнеп хастаханәдә ята диләр. «Казаньоргсинтез»да «полиция тарафыннан үтерелү» мәгълүматын кире кактылар. Үлем чынлап та булган, тик башка цехта һәм башка сәбәпләр аркасында: 58 яшьлек ирнең йөрәге туктаган, имеш…

Ярар, инде Зәкәрия Закиров эшенә кайтыйк. Йөк төягән машинаны тотканнан соң, полиция хезмәткәрләре аның офисына, складларына бәреп керә, бөтен документларын алып чыгып китә, һәр ишекне пичәт сугып бикләп куя. Зәкәриянең үзен исә бер миллион ярым сум залог барәбаренә иректә калдыралар.

Бер караганда полиция хезмәткәрләренең эшчәнлегендә законсызлык юк кебек. Әмма бар! Беренчедән алар тиктомалдан гына нәкъ менә Зәкәрия Закировка бәйләнделәр. Югыйсә, йөк төягән машина да, шоферы да, йөк төяүчеләр дә аның ширкәтендә эшләми. Гомумән, аны белмиләр дә. Тик «беләбез, ул иде» дип әйттерү безнең «полицайлар» өчен пүчтәк эш – аларның бит «шампан шешәләре» бар. Мөгаен, әйттерерләр дә…

Икенчедән, 970 меңлек урланган әйбер өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «1 миллиард сумлык караклык» дип шәрехләүләр җибәрә, матбугатка гаебе расланмаган Зәкәрия Закировның исемен әйтә. Димәк, аның репутациясенә тап төшерә. Гәрчә, «Казаньоргсинтез» берләшмәсе җитәкчелеге үзе үк аның кадәр милекнең заводтан урлануы мөмкин түгеллеген раслап торса да, бу нахак гаебе өчен Зәкәрия алдында гафу үтенәсе урынга, аны инде 100 миллион урлауда гаепли. Ләкин бит машинада нибары 970 мең сумлык кына поликарбонат табылган һәм бу кешеләр тотылган, аларның Зәкәриягә катнашы юк. Ник аңа яла ягалар?

Шулай ук Зәкәрия Закировның офисыннан «беркөнлек» фирмалар һәм пичәтләр табылу хакында да дөрес мәгълүмат бирелмәгән. Чөнки алар табылмаган – Зәкәрия һәрдаим «шәхси эшмәкәр» буларак эшләп килде. Гомумән, аның офисында тентүне үзеннән һәм аның берәр ышанычлы кешесеннән башка гына уздыруны да законлы гамәл дип булмый. Шулай ук үзен бер нәрсә аңлатмый гына «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгеннән төяп алып китүләре, иртәнге биштә өенә бәреп кереп хатынын, өч баласын куркытып тентү уздырулары да Татарстан «хокук сакчыларын» бизәми. Бу погонлы бәндәләр үзләрен бандитларча тотарга ияләнеп бетте инде. Гамәлләре исә бандитныкыннан да хәтәррәк. Чөнки җинаятьче кылганы өчен җаваплылыктан куркып яши, ә болар бер нәрсәдән дә курыкмый, үзләренең «кагылгысыз» булуларына нык инанганнар. Шуңа күрә кешегә яла ягу, аны мыскыл итү, кыйнап-янап үзләренә кирәкле күрсәтмә алу, фактларны үзләре теләгән якка бору бу бәндәләр өчен берни тормый.

Әнә бит, ТР Эчке эшләр министрлыгы Зәкәриянең кабинетыннан 173 миллион сумлык полиэтилен валчыгына документлар табылуын хәбәр итә, шул ук вакытта эшмәкәрнең «Казаньоргсинтез» белән 10 ел килешү нигезендә хезмәттәшлек итүен һәм бу документларның инде шуңа да шикле булмавын әйтеп тормый. Гомумән, Зәкәрия Закиров полиэтилен валчыгы, торбалар белән бер «Казаньоргсинтез» белән генә түгел, табыш китерердәй һәркем белән хезмәттәшлек итә. Шул исәптән төрле арадашчылар белән дә. Бу законлы эшмәкәрлек, ә безнең полиция аны да законсыз итеп күрсәтергә тырыша. Монысын яла ягу буларак бәяләргә мөмкин. Хәер, яга инде…

Ярар, полиция әле Зәкәрия Закировны каралтып күрсәтердәй булса да мәгълүматлар бирә, ә үзенең законсыз гамәлләре хакында ләм-мим. Әйтик, бүгенге көндә эшмәкәрнең офисыннан шәхси әйберләрен, складындагы милкен төяп алып китүне ничек бәяләргә? Бу эшләрне бары тик суд карары нигезендә генә эшләргә мөмкин, ә андый карар юк. Тик бу Татарстан полициясенә киртә була алмый, инде чама белән 60 миллион сумлап милек билгесез юнәлештә алып кителгән. Ә бит аларның бары тик Зәкәриянең офис вә складларын тентергә генә ордеры бар, таларга түгел. Хокук саклау органнары кебек зур, көчле дәүләт машинасы алдында гади кеше нишли ала? Алар кылган законсызлыкны күреп бары тик йөрәгенә ябыша, дистә еллар буе тир түгеп тапкан малын «погонлы рейдерлар» талавын карап торып көчсезлектән чиргә сабыша ала.

Зәкәрия Минислам улы бүген хастаханәдә ята. Бу вакытта аның хезмәткәрләреннән сорау алулар бара. Кайбер мәгълүматларга караганда, тикшерүчеләр шаһитләрдән бер генә нәрсә таләп итәләр – Закировка каршы күрсәтмә! Әгәр «Дальний» полиция бүлеген искә төшерсәк, алар теләкләренә ирешәчәк, басым астында калган гади кешеләр теләсә-нинди күрсәтмәгә имза салып, бу бәндәләрдән котылу җаен караячак. Ялган шаһитлекме, түгелме – үз җаның кадерлерәк. Мондый репутацияле «хокук сакчылары»ннан тизрәк котылуың хәерле. «Дальний»дагы вакыйгалардан соң полициягә сорау алу җиңеләйде – кыйнап торасы да юк, өстәлгә «шампан шешәсе» генә куясы. Шунда ук теләсә-кайсыбыз фәрештәне дә иблис дип күрсәтергә риза булачак.

Әлегә Зәкәрияне гаепләрдәй фактлар юк, әмма аны пычрату, Республиканың шактый көчле шәхесләрен аңа каршы котырту бара. Имеш, аның сәяси амбицияләре булган, ул үзенең гамәлләре белән Радик һәм Айрат Шәймиевләрнең репутациясенә тап төшерә. Чөнки алар белән эшләгән… Барысы да тикшерүчеләрдән журналистлар каләменә керә дә, гаделсез гаепләүләргә әверелә. Чөнки бу эшнең бик оста режиссеры, ә аның нәҗестә казынырга яратучы журналистлары бар. Бу сасыклар өчен хакыйкать мөһим түгел – язарга тема, алырга гонорар гына булсын.

Зәкәрия Минислам улы белән мин хастаханәдә очраштым. Күрәләтә үзенә карата хаксызлык кылып та, берни эшли алмаган эшмәкәрнең нервылары тәмам какшаган. Моннан берничә ел алган инсульты да үзен сиздерә. Әмма гомере буе спорт белән шөгыльләнгән кеше буларак, ахыргача көрәшергә әзер.

Белмим, аны нигә батыралардыр, әмма планлаштырып «үтергәннәре» күренеп тора. Ниндидер «түшәмнән» алынган миллиард уйлап таптылар, аннан соң үз ялгышларын аңлап 100 миллион сумга калдырдылар. Үзләре исә нибары 970 мең сумлык караклык ачканнар, урлаучылар билгеле – шунда ук тотылганнар, Зәкәриягә катнашлары юк икәне мәгълүм. Нинди дәлилләр нигезендә миңа бәйләнәләр? Таларга гына телиләрме, әллә ниндидер аңа мәгълүм булмаган сәяси уенда «әхтәри» итеп кулланалармы? Әле нигәдер Айрат һәм Радик Шәймиевләрнең репутациясенә тап төшерүе хакында сүз алып баралар. Зәкәрия гап-гади эшмәкәр һәм сәяси амбицияләре беркайчан булмады. Әмма бүген ниндидер пычрак сәясәттә катнаштыралар кебек. Чөнки талау өчен генә булуга ошамаган – ул Ходорковский кебек бай түгел. Андый акча эшләү ысулы өчен Республикада черегән байлар байтак. Димәк, нәтиҗә ясыйм: ниндидер уенның бер героена әверелдерделәр. Ул хәзер инде гаиләсе өчен курка, үзен дә юк итәргә теләүләренә шикләнмим. Чөнки шактый көчле дус булып йөргән кешеләре аннан йөз чөергән. Алардан эшнең нидә икәнен белешеп карадым – барысы үзләре өчен курка. Бары тик бик җитди уен корбаны икәнен генә әйтәләр, бу эшкә тыкшынмаска киңәш итәләр.

Башка фаразым юк – сәяси уен һәм бай кешене талап баеп калу өчен эшләнә бу. Әмма уен азагынача барып чыкмады. Моның сәбәбе 11нче мартта «Дальний» полиция бүлегендә шампан шешәсе белән көчләп кеше үтерү. Ул чакта гауга бөтен Русиягә таралыр дип уйладылар булса кирәк. Чөнки Татарстан полициясендә кеше үтерү, көчләү, кыйнау гадәти күренеш. Бу юлы да «үз-үзенә зыян салган» ишерәк нәтиҗә ясап йомып калдырырлар иде. Ләкин матбугат гауга чыгарды, бөтен ил бу һәм полициянең тагын дистәләгән җинаятьләрен белде. Әгәр хәтерем ялгышмаса, гауга 15нче мартта чыкты, Зәкәриягә каршы уен да нәкъ шул көнне башланып китте. Ант итеп әйтәм, гауга чыгасын белсә, Татарстан полициясе бу эшне башламый иде! Чөнки мондый репутация бозылудан соң Татарстан полициясендә эшләүчеләргә зур үсешләр дә, генерал погоннары да тиз генә тәтемәячәк әле. Димәк, ниндидер миллиард сумнар белән бәйле, ил күләмендә резонанс алырдай «җинаять эше ачу уены» кирәкми.

Күргәнебезчә, безнең «хокукларыбыз сагында торучылар» бераз ашыгычлык белән эш итеп ташлады. Ә бит ничек матур башлаганнар иде! Бер миллиард сум урлап тотылды! Русия күләмендә иң зур җинаятьләрнең берсе! Гадәттә, эш судка барып җиткәнче тавыш чыгармый, матбугатка мәгълүмат бирми торган полиция бу юлы көне-сәгате белән «чираттагы уңышы» хакында чаң сукты, ләкин бар тавыш заяга булып чыкты – Аллаһы Тәгаләнең бу уңайдан үз планнары булган икән һәм бу планнар кемнеңдер зуррак дәрәҗәгә үрләргә теләве белән тәңгәл килмәгән. Ә бит үзебезнең генерал РФ Эчке эшләр министры булып Мәскәүгә китсә, Татарстан өчен шактый файдалы буласы иде…

ДӘЛИЛЛӘРЕМ БАР!

Зәкәриянең бары тик сәяси уен өчен корбан ителүенә ышанам. Моңа дәлилләрем дә җитәрлек. Урламаган ул поликарбонат! Гомумән, соңгы елда «Казаньоргсинтез»дан берни урланмаган.

Менә «Казаньоргсинтез» ширкәтенең план күрсәткечләре буенча мәгълүматлар анализы. Анда 2010 елдан 2012 елга кадәр тотылган чимал белән әзер продукция арасында аерма булмавы әйтелә. Бу документ чит ил инвесторлары, хуҗалар, аудиторлар каршында укыла дип беләм, бу кәгазьләр алдый алмый. Ширкәт җитәкчелеге дә шуны ук раслый – урлап булмый «Казаньоргсинтез»дан аның кадәр продукция! Моның өчен сак хезмәтендә чукрак һәм сукыр әбиләр эшләргә тиеш. Әле алай да миллиардлаган чыгымнарны яшереп калдырып булмаячак.

Гомумән, миндә «Казаньоргсинтез»ның соңгы еллардагы һәр айның күрсәткечләре бар, алар буенча завод күпме сөрем чыгарганына кадәр исәпләп була, ләкин аларда югалтулар юк. Әгәр кызыксыналар икән, хокук сакчылары миңа мөрәҗәгать итсен, күчермәләрен ясап бирермен. Бәлки үзләре бу документларны «таба алмыйлардыр»…

Хәер, аларга бит Зәкәриянең гаепсезлеге дәлилләре түгел, ә гаебен раслаучы ялган булса да күрсәтмәләр кирәк. Аларга шулай кушылганга охшаган. Мин инде «Дальний» полиция бүлегендә гауга чыккач, Татарстан бөтен Русия күләмендә хурлангач, безнең «хокукчылар» әллә яхшы якка үзгәрерләрме дип өметләнгән идем – юк икән. Әле дә шул ук суд карары да булмый торып кеше милкенә кул сузу, кеше хокукларын бозу, үзләренә кирәкле күрсәтмәләрне ничек теләсәләр шулай алу, юк җирдә җинаять эше укмаштыру… Берсе дә калмый бугай инде. Зәкәрия Закиров эше моның чираттагы дәлиле.

P.S. Дөресен генә әйткәндә, бу мәкаләмне укып чыккач, үзем дә шүрләп куйдым. Моннан соң мине нишләтерләр икән? Судка биреп, «канны эчәрләрме»? Машинама корал, наркотик ташлап, яки берәр шикле эштә гаепләп маташырлармы? Мин хәзер полициягә ышанмыйм инде. Шулай ук «Безнең гәҗит» редакциясенә дә сүзе булырга мөмкин. Ләкин Илфат Фәйзрахмановның да, минем дә төп максатыбыз – гаделлек эзләү. Әгәр без Зәкәрия Закировны бай һәм көчле вакытында мактасак аңлашылыр иде – «тәлинкә тотабыз». Әмма без аны бүген чирләгән, бөтен офислары мөхерләнгән, исәп-хисап счетлары ябылган көе хәлдән килгәнчә якларга тырышабыз. Чөнки аңа карата кылынган гаделсезлек, бу бөтенебезгә карата да кылынган закон бозу дип бәяләнергә тиеш. Бары тик үз хокукларыбыз өчен үзебез көрәшеп кенә безнең полиция дә, прокуратура да, суд та санга сугарга өйрәнер.

Мин Зәкәриядән файда күргән, аның һимаясен алган артистлар, язучылар, дин әһелләре белән сөйләштем – барысы да аны яклап мәйданга чыгарга әзер. Мөгаен, бу ил тарихында иң күп популяр кешеләр җыелган митинг булыр. Татарстан полициясе ил тарихында иң «зур урлау ачып» тарихка керергә теләде, нәтиҗәдә иң зур популяр шәхесләрдән торган каршылык акциясенә дучар булып куюы бар. Ә анда, бу эшнең башында шактый дәрәҗәле кешеләр торуы ачылырга, мәгълүматлар федераль матбугатка китәргә мөмкин. Гомумән, бу эш белән Мәскәү кызыксына башласа, шактый катлаучы уен башланырга һәм бик дәрәҗәле кешеләрнең репутациясе чынлап та бозылырга мөмкин. Әйтәм бит, Аллаһы Тәгаләнең безгә карата үз планнары булырга мөмкин…

Аллаһы Раббыбыз барыбызны да төрле бәла-каза, хәтәрләрдән үзе саклавын теләп,

Искәндәр СИРАҖИ.