В Клайпеде татары Европы говорили об объединяющих моментах

В Клайпеде 20-22 апреля прошло знаменательное событие: здесь рассматривался вопрос о создании в структуре Исполкома Всемирного конгресса (ИВК) татар самостоятельной организации под названием Альянс татар Европы. Важный вопрос обсуждался на выездном заседании Бюро ИВК «Вопросы консолидации татар Европы». В Клайпедском Центре национальных культур, где и проходило заседание, собралось около 40 руководителей татарских организаций Европы, Беларуси и Калининградской области, прибыли представители Республики Татарстан – это всё люди, болеющие за объединение татар и способные многое для этого сделать. Обсуждались вопросы и экономической самостоятельности организаций. Ведь газеты, фестивали, выступления – всё это требует финансирования. Чем профессиональнее подготовлен праздник, тем больше он требует финансов, но тем и больше он достигает своей цели. И создание крупной организации – Альянса татар Европы позволит проводить масштабные мероприятия, считает представитель Татарстана Азат Ахтареев, руководитель отдела по работе с соотечественниками. Вероятно, можно будет рассчитывать и на помощь ЕС.

 Клайпедада Европа татарларының берләшүе турында фикерләштеләр

img_4130.jpg (34. Kb)
21-22 апрель көннәрендә Литваның Клайпеда шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының “Европа татарларының берләшүе” дигән темага күчмә утырышы узды. Әлеге утырыш Клайпедадагы “Нур” татар җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Аның эшендә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Бюро әгъзалары Рамис Сафин, Ислам Әхмәтҗанов, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, шулай ук БТК БКның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашты. Бу чарада Литваның Клайпеда шәһәреннән Флюр Шәрипов, Висагинастан Зилә Кәримова, Кырык татар авылыннан Фатима Буиновска, Немежистан Таир Кузнецовас, Вильнюстан Ионас Александравичюс, Латвиядән Ринат Ахунов, Алсу Малнице, Польшадан Фәридә ханым, Эстониядән Илзия Әхмәт, Фәүзия Хадиуллина, Бельгиядән Лилия Вәлиева, Калининград шәһәреннән Вензил Сәләхов кебек оешма җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешма әгъзалары катнашты.

Утырышны БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин алып барды. Европа татарларының берләшүенең максаты хакында Флюр Шәрипов төпле чыгыш ясады, берләшүнең уңай якларын билгеләп үтте. Аның чыгышын башкалар да яклап чыкты. Хәзерге заман өчен берләшүнең кирәклеген азсызыкладылар. Татар дөньясы һәм Европа илләрендәге татар җәмгыятьләренең икътисадый яктан элемтәләре турында Фәрит Уразаев бәян итте. Халкыбызның тарихи ватаннары белән бәйләнеше, туган тел, милли йола, гореф-гадәтләребезне саклап калу турында Висагинасттагы татар милли иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Кәримова һәм Белорусиянең “Чишмә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Левшевич сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессының V съезды алдыннан чит илләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларның максатлары һәм бурычларына Ренат Вәлиуллин тукталды. Бюро утырышында РФның Клайпеда шәһәрендәге генераль консулы Анатолий Коротков катнашты һәм чыгыш ясады. Ул 600 елдан артык Литвада яшәүче татарларның булдыклы, тырыш халык икәненә басым ясады. Оештырган чараларының милләтне саклап калуда зур роль уйнаганын, татарларның һәр эштә дә актив булуларын әйтеп узды. БТК БК Бюросы әгъзалары Дамир Исхаков, Рамис Сафин, Ислам Әхмәтҗанов та үз фикерләрен җиткерделәр. Фикер алышуда утырышка җыелышкан милләттәшләребез дә катнашты. Соңыннан резолюция кабул ителде.

Литвага җыелган татарлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр дә салдылар.

Икенче көнне Казаннан килгән делегацияне РФның Клайпеда шәһәрендәге генераль консулы Анатолий Коротков кабул итте.

Гөлназ Шәйхи.

img_3906.jpg (34.81 Kb)img_3912.jpg (35.21 Kb)img_3863.jpg (38.59 Kb)