Туфан белән хушлашу

3 май көнне Туфан Миңнуллин белән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында хушлаштылар. Матәм җыенына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, башка рәсми затлар, иҗатташ дуслары, якыннары килгән иде.
Зилә Вәлиева, матәм җыенын ачып җибәреп: “Татар халкы, республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Татарстанның халык язучысы, театр сәнгатенә зур өлешкерткән әдип, Дәүләт Советы депутаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин безнең арабыздан китте. Бүген без озак еллар буе Туфан абыйның геройлары — Әлмәндәрләре, Йәстәгнәйләре, Диләфрүзләре яшәгән һәм үзенең дә тавышы яңгыраган залдан аны соңгы юлга озатабыз. Бу аерылышу Татарстан халкы өчен дә, башка төбәкләрдә яшәгән сәнгать сөючеләр, тугандаш төрки халыклар өчен дә зур кайгы”, — дип, киң җәмәгатьчелекнең әдипнең хәләл җефете Нәҗибә ханымның һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын билгеләп үтте.
“Туфан Абдулла улы Миңнуллин — чорыбызның билгеле һәм күренекле шәхесе. Аның гомере авыл тормышы, хезмәт кешеләре белән бәйле булды. Туфан ага хисапчы, Казахстанда чирәм җирләрен күтәрүче булып эшләгәннән соң, бар гомерен әдәби иҗатка һәм театр сәнгатенә багышлый. Ул Мәскәүдә Щепкин исемендәге атаклы театр мәктәбен, Югары әдәби язучылар курсларын тәмамлый. Аның дистәләгән пьесасы буенча куелган йөзләрчә спектакльләре Татарстанның һәм башка төбәкләрнең театрларында уйнала.
Узган гасырның туксанынчы елларында Туфан Миңнуллин Язучылар берлеге рәисе, СССР Халык депутаты булып сайланды. Гомеренең соңгы көненә кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты булып эшләде. Җәмәгатьчелек Туфан аганың ялкынлы чыгышларын, әдәби әсәрләрен яратып кабул итте.
Республикабызда егерменче гасыр ахырында-егерме беренче гасыр башында әһәмиятле вакыйгалар Туфан Миңнулинның исеме һәм иҗаты белән бәйле. Шуңа күрә без бүген аның игелекле эшләрен, биографиясе һәм тормышындагы мөһим вакытларны искә алырга хокуклы”, — диде Зилә Вәлиева.
Әдипнең чордашы, Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Кайгыбыз зур. Аны сүз белән генә әйтеп бетерә торган түгел. Туфан — күренекле, аны Татарстанда гына түгел, Рәсәйнең, аның чикләреннән тыш та күп тамашачылар, укучылар белә, ярата, шуңа күрә алар да безнең белән бу кайгыны, хәсрәтебезне уртаклаша”. – дип белдерде. — Язмыштан узмыш юк. Без бүген Туфанга бөтен халкыбыз исеменнән, бөтен аны белгән кешеләр исеменнән зур рәхмәтебезне әйтергә тиешбез. Күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Чөнки Туфан халыкка хезмәт итәр өчен туган татар баласы. Үзенең тирән фикерләре, Аллаһы Тәгаләдән, әти-әнисеннән бирелгән сәләте, таланты белән ул безнең барыбызның да күңелләребезгә килеп керде. Туфанны ничек бар шулай яратмыйча мөмкин түгел иде. Язмышыбызга битараф булмаган кеше аның һәр сүзен, һәр омтылышын, һәр хәрәкәтен күзәтеп торса, аның һәрвакыт үзебез турында уйлавын аңларга була иде. Шуңа карап, мин еш кына халкыбыз мондый шәхесләре булу белән горурланырга тиеш дип уйлап та куя идем, без горурланабыз да”, — дип билгеләп үтте.
“Туфан — Халык язучысы, әмма ул, шәхес буларак, бу рамкаларга гына сыеп калмады. Ул халыкка хезмәт өчен туган, шуның белән яшәде. Ул барысын да узган: кеше күңелен аңларга, аңа ничек барып җитәргә икәнлеген белә иде ул. Киләчәк буыннар аның безгә тәэсир итү көчен тирәнрәк тә аңларлар”, — диде Дәүләт Киңәшчесе, Туфан Миңнулинның депутатлык трибунасын үз фикерләрен җиткерү өчен файдаланганлыгын ассызыклап.
“Без Туфан белән чордашлар. Республикабыз, халкыбыз өчен җиңел булмаган үзгәртеп кору елларында без бергә булдык. Яныңда андый кешенең булганда аның бәһасен, аның зурлыгын, нинди шәхес икәнлеген бигрәк тә нык аңлыйсың. Шул вакытларда халкыбыз турында уйлап, аның тормышны ничегрәк алып бару, бу хәлләрдән дөрес юл белән чыгу турындагы киңәшләре һәм шул юнәлештә эшләгән эшләре өчен рәхмәт әйтәсе килә, ул — онытылмаслык, күңелдә сеңеп калган чорлар. Безнең Туфанга хөрмәтебез зур.
Туфан татар халкы турында кайгыртты, дәүләттә бара торган сәясәттә дөрес булмаганда, бөтен җаны-тәне белән каршы чыгып, үз сүзен әйтер иде. Шуңа күрә ул барлык халыклар өчен дә хезмәт итте дип әйтәсе килә. Тагын бер кат Туфаныбызга тирән хисләребезне җиткерәбез. Ул тудырган образлар – мәңгелек. Син халкыбыз, илебез алдында үз бурычыңны намус белән үтәдең. Урының оҗмахта булсын!” – дип кайгы уртаклашты Минтимер Шәймиев.
ТР Язучылар берлеге Илфак Ибраһимов билгеләп үткәнчә, бүгенге кебек сагышлы мәтәмнең моннан 99 ел элек Габдулла Тукайны озаткандагы кебек булуын билгеләп үтте. “Туфан ага Тукай һәм Хәсән Туфан иҗатына мөкиббән иде. Аңа Тукай тугрылыгы, Тукай тапкырлыгы, Туфан фидаилыгы һәм олпатлыгы хас иде. Туфан ага халык язучысы исемен йөрткән әдипләр арасында — халыкка иң якын торган, халык күңеленең иң түренә үк кергән әдип иде. Моны ул үзе дә тоеп, белеп яшәде. Халык төшенчәсе аның өчен газизләрдән газиз татар милләте иде. Ул һәрчакта “минем милләтем, минем халкым җир йөзендәге бер генә милләттән дә, бер генә халыктан да өстен түгел һәм ул бер генә халыктан түбән дә түгел”, дияр иде. Ул татар язучыларының холыклары, сәләтләре белән – төрледән-төрле һәм милләт ихтыяҗлары дигәндә, алар бер уйда, бер теләктә, бердәм дияр иде. Ул тагы да “милләтеңне хөрмәт итсеннәр дисәң, иң әүвәл милләт үзен хөрмәт итсен, халыкны “толпа” белән бутарга ярамый” дияр иде. Ул безне – язучыларны – үз иҗаты үрнәгендә халыкның үзаңын үстерергә чакырган, өйрәткән икән бит. Мең рәхмәтләр аңа!
Туфан татар әдәбиятына, аның драматургиясенә хакыйкый сүз барлыкны, фәлсәфи чынбарлыкны алып кергән новатор булды. Ул милли драматургиябездә үз мәктәбен булдырды. Ул ярты гасыр буенча бербөтен милләтне, аркадаш милләтләрне театрлы итте. Ул үзе иҗат иткән йөзяшәр Әлмәндәр булып та, самими Минһаҗ булып та, каһарман Бәхтияр булып та, Тукай, Туфан, Җәлилләрнең образы булып та халык хәтерендә, халык күңелендә яшәячәк. Халыкны искәртеп, уятып торачак”, — диде И.Ибраһимов.
Шулай ук матәм җыенында Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театры директоры Хөрмәтулла Үтәшев, Оренбург дәүләт театры сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов, Качалов исемендәге рус драма театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский һәм башка иҗатташ дуслары, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гарәфиев кайгы уртаклашты.
Г.Камал театры артисты, Щепкин исемендәге училищеда бергә укыган Ринат Таҗетдинов Туфан Миңнулинның Мәскәүдә бергә белем алган чакларда ук акыллы, белемле, тирән уйлый торган кеше икәнлеген, аның Камал театры өчен бик эшләр башкаруын, театр режиссеры Марсель Сәлимҗанов белән берлектә бик күп спектакльләр тудыруын билгеләп үтте. “Ул, депутат буларак та, халкыбыз, телебез, динебез өчен гел сугышып яшәде. Беркемнән бернәрсәдән дә курыкмыйча, трибунага чыгып,үзенең катгый сүзен шартлатып әйтә белә иде. Шуның белән халкыбыз күңеленә керде дә. Ул үзе өчен түгел, халкы, театр һәм гаиләсе өчен яшәде”, — диде аның коллегасы.
Зилә Вәлиева матәм җыены ахырында Россия төбәкләреннән, төрле илләрдән кайгы уртаклашкан телеграммаларның килүен хәбәр итте. “Алар бүген шушы залга килеп өлгермәсә дә, безнең шушы олы кайгыбызны уртаклашалар. Туфан Миңнулинның исемен мәңгелләштерү тәкъдимнәре керә”, — диде ул. Әдип белән хушлашу өчен, Камал театрыннан халык ташкыны бетеп тормады,алар яраткан язучысын соңгы тапкыр күреп калырга ашыкты.
Татар халкының мәшһүр улы Яңа татар бистәсенең Татар зиратында җирләнде.
Римма Гатина