News Казан-Татарстан — 16 мая 2012
“Илһамлы каләм” 330 талантны җыйды
Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар укучылары арасында оештырылган иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Институт мөдире Рәдиф Җамалетдинов һәм башка галимнәр,укытучылар җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар.
330 катнашучы арасынан сайлап алынган җиңүчеләр арасында Башкортостанның Бишбүләк район үзәгендәге рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучы Айгөл Ахунованың укучысы Алсу Вахитова (публицистика номинациясе) да бар иде, Светлана Җәлилованың иҗади эшләле комисссиянең “Рәхмәт хатына” лак булды. Туган телдә иҗат итүгә бернинди чикләр дә куеп булмый икән соң.
Земляк
Илхамлы калэм Татар доньясында булсын