21 Апреля 2012

От митингов — к диалогу

На III конференции региональной национально-культурной автономии татар Рамиль Бигнов отчитался за работу РНКАТ,предложил признать татарский язык одним из государственных языков РБ, на базе ДК бывшего РТИ открыть татарский культурный центр. Собрание благословил муфти Талгат Таджетдин, с приветствиями выступили представители высшего руководства РБ — Замруководителя администрации Президента РБ Марат Марданов, вице-премьер РБ Салават Сагитов. Федеральный центр и Республику Татарстан представлял депутат Госдумы, председатель Совета ФНКАТ Ильдар Гильмутдинов, который поделился информацией о положительных тенденциях в работе органов федеральной власти и в РТ.Звучали выступления некоторых делегатов, переполненные восторгами и позитивом, но была и и пафосная риторика о проблемах татар РБ  в духе прошлых лет, когда на национальных собраниях разоблачали прежнюю власть. Ветеранам национального движения  было нелегко освоиться в деловитом и чисто организационно-методическом формате НКА. Известный писатель и оратор Айдар Халим не смог уложиться отведенные всем 4 минуты и был остановлен после публицистической увертюры своего монолога. Директор Белебеевской татарской гимназии Нурмухамет Хусаинов вспомнил о своем выступлении перед В.В.Путиным в 2002 году, рассказал о своих нынешних бедах, на него судом наложен 30 тысяч рублей штрафа по иску Гособрнадзора по РБ за то, в чем он в прошлом году был признан невиновным. В целом, получилась полезная конференция,  после которой возможна конструктивная работа татар РБ с властями республики. Избран Совет РНКАТ из 35 человек, новым председателем  РНКАТ стала  врач и депутат Римма Утяшева. Нелегко прокладывать путь от конфронтации к конструктивному диалогу. Но все равно это уже другое время, новая ситуация.

Римзиль Валеев.

 

ЧИТАЙТЕ ПО ЭТОЙ  ТЕМЕ ПУБЛИКАЦИИ ИЗ УФИМСКИХ СМИ:

В Уфе проходит III конференция Региональной национально-культурной автономии. татар Башкортостана

 В уфимском татарском театре «Нур» проходит III конференция Региональной национально-культурной автономии татар Республики Башкортостан (РНКАТ РБ). В ней принимают участие более 300 делегатов из городов и районов Башкортостана, представители органов государственной власти республики, средств массовой информации и мусульманские деятели.

На открытии конференции гостей встречали юноши и девушки в татарских костюмах и ансамбль гармонистов.
Заместитель руководителя Администрации Президента Башкортостана Марат Марданов зачитал приветствие Президента республики Рустэма Хамитова участникам форума.
— Башкортостан – один из самых многонациональных регионов России, — отмечается в приветствии Президента. – В республике реализуется действенная национально-культурная политика, направленная на поддержку языков, национального образования и печати, укрепления межэтнического согласия. Сохранение исторических корней и национальных традиций татарского народа, многоцветия культур народов Башкортостана является важной задачей. На протяжении многих веков башкиры и татары проживают в мире и согласии как два братских народа. В тесном взаимодействии они создавали прекрасные образцы культуры. Известные всему миру учебные заведения, медресе выполняют духовно-просветительскую миссию. Для нас одинаково ценно культурное наследие выдающихся деятелей Габдуллы Тукая и Мажита Гафури, Амирхана Еникеева и Мустая Карима, Рустема Яхина и Загира Исмагилова и других, которые стали общим достоянием наших народов. Ваша организация призвана объединить общественность, интеллигенцию и деятелей культуры республики. Вам предстоит большая работа по сохранению богатого историко-культурного наследия татарского народа, воспитания молодежи в духе уважения к другим национальным культурам. Рассчитываю, что ваша организация во взаимодействии с органами власти и местного самоуправления способна развернуть более активную работу по укреплению нравственного здоровья общества, противодействию идей национальной и религиозной исключительности.
Верховный муфтий, председатель Центрального духовного управления мусульман России Талгат Таджуддин, приветствуя делегатов конференции, сказал, что «мы живем в многонациональном и многоконфессиональном обществе – и в этом особая мудрость Всевышнего».
— Аллах предписывает нам хорошо относиться к своим соседям, но при этом необходимо любить свой язык, культуру, народ и Родину, — дал наставление муфтий.
Председатель оргкомитета конференции, заместитель Премьер-министра Правительства РБ Салават Сагитов в своем выступлении отметил, что в республике проводится большая работа по сохранению культуры татарского народа: функционируют татарские театры, работают десятки татарских народных коллективов, в Буздякском районе действует Татарский историко-культурный центр «Килимово». Кроме того, из года в год сотни туристов из Башкортостана принимают участие в проекте «Путешествие в Великий Булгар». В Башкортостане созданы условия для изучения родного языка, его преподают в средних школах, гимназиях, детских садах, воскресных школах, вузах. Ежегодно проводятся олимпиады по татарскому языку, конкурс «Учитель года татарского языка». В регионе печатаются учебники по татарскому языку, книги на родном языке, десятки периодических изданий. Выходят передачи на татарском языке в эфире региональных теле- и радиоканалов.
Марат Марданов, в свою очередь, озвучил поручение Президента Башкортостана Правительству республики: создать полноценное здание для Дома дружбы народов, чтобы все национально-культурные объединения разместились и работали в одном месте.
Председатель Совета РНКАТ РБ Рамиль Бигнов выступил с докладом о деятельности автономии и выразил мнения членов автономии. По его словам, впервые власти республики и Уфы поддержали эту встречу, что является знаковым событием в жизни Башкортостана.
— Много у нас в республике делается, но проблем больше, — подчеркнул глава РНКАТ РБ. – Мы – равноправный народ республики вместе с башкирами и русскими. Считаем, что никто не пострадает, если статус татарского языка будет государственным, наряду с башкирским и русским. Но действовать нам в этом надо очень разумно и осторожно. Мы должны доводить это наше желание до представителей братских народов.
По мнению Рамиля Бигнова, для начала этот вопрос необходимо обсудить на уровне Ассамблеи народов РБ, а затем выйти с ним к власти. Кроме того, он отметил тенденцию сокращения в Башкортостане количества школ, где преподается татарский язык.
— Мы с белой завистью смотрим на Башкирскую республиканскую гимназию-интернат имени Рами Гарипова, в которой обучаются дети из башкирских семей, — сказал Рамиль Бигнов. – Мы, татары, хотели бы иметь такую же гимназию в республике, где смогли бы учиться одаренные татарские дети из городов и районов республики.
Также председатель Совета РНКАТ РБ выразил пожелание, чтобы в уфимском Дворце культуры УЗЭМИК разместился национально-культурный центр татар, который смог бы функционировать на условиях самоокупаемости.
— Татары – люди конструктивные, — подытожил Бигнов. – Они не только могут выходить на пикеты с лозунгами и ультиматумами, но и умеют конструктивно работать. Мы должны работать с властью и населением Башкортостана, чтобы наши вопросы воспринимались так же положительно, как их воспринимаем мы.
Продолжением конференции стали отчеты мандатной и контрольно-ревизионной комиссий РНКАТ РБ, приветствия почетных гостей, обсуждение текущих вопросов и выборы нового состава Совета автономии татар.
В рамках конференции в театре «Нур» идет театрализованное представление «Нурлы сэфэр», оформлены выставки изделий декоративно-прикладного искусства, сувениров, фотографий выдающихся представителей татарского народа, книг, журналов и газет на татарском языке.

www.bashkortostan.ru

Уфада татар милли-мәдәни мөхтәрияте җыены үтте

21 апрель көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең III җыены булып үтте. Аның эшендә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 300дән артык вәкил катнашты.

фәнис фәтхи

21.04.2012

Җыенга элегрәк Казаннан Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге вәкиллек килә дип әйтелгән иде. Әмма форумга Русия федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов һәм башка кунаклар килде.

Җыенны Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Рамил Бигнов ачты. Кайбер оештыру эшләре белән таныштыргач, ул җыенга фатыйха бирү өчен сүзне баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга бирде. Мөфти хәзрәтләре зур җыенга үзенең котлауларын ирештереп,  мөһим сөйләшүнең нәтиҗәле булуын теләде. Аннан соң Башкортстан президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов Рөстәм Хәмитовның мохтарият конференциясенә котлауларны укып ишеттерде.

Рамил Бигнов форумның көн тәртибе белән таныштыргач, Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов кереш сүзе белән чыгыш ясады. Ул башта республикадагы халыклар тормышына, аларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә кагылышлы гомум мәгълүматлар бирде. Аннан соң республика татарларының милли ихтыяҗларын гамәлгә ашыруга бәйле эшләр хакында сөйләде.

Президент хакимияте башлыгы урынбасары Марат Мәрданов чыгышында татар милли-мәдәни мохтарияте тарихына тукталып, бүгенге көндәге хәлләр хакында мәгълүматлар бирде. Республиканың берничә районында милли-мәдәни мохтариятләр рәсми теркәлеп эшли. Шул ук вакытта барлык районнарда да диярлек алар оештырылу һәм теркәлү хәлендә. Марат Мәрданов татар халкының Башкортстанда 1 миллионнан артык булуын билгеләп, аның икътисадка һәм башка өлкәләргә керткән зур өлешен югары бәяләде.

 

​​Республикада 30дан артык матбугат басмасы чыгып килә. Аларның гомум тиражы 130 меңнән артып китә. Узган елда Уфада “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенең хәбәрчеләр үзәге эшли башлау да мөһим казаныш.
Марат Мәрданов татар һәм башкорт халыкларының элек-электән дус-тату яшәвен ассызыклап, киләчәктә дә шулай булачагына ышынычын белдерә. Республика халыкларының милли үзәкләрен бер урында туплау өчен аерым бер Халыклар дуслыгы йорты булдыру ихтыяҗын да әйтә ул. Бу хакта республика президенты белән килешү дә булган инде.

Җыенда Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Рамил Бигнов сүз алып узган еллардагы эшләр хакында хисап тотты. Ул башта татар мохтарияте соңгы елларда башкарган эшләргә хисап тотты. Аннан соң Башкортстанда татар милли-мәдәни мәнфәгатьләрен хәл итү програмын кабул итү, татар теленә башкорт һәм рус телләре белән беррәттән, дәүләт теле статусы бирү, татар мәгарифен саклап калу һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрә. Бу проблемнар хакында сөйләгәндә Рамил әфәнденең чыгышы көчле алкышлар белән бүләкләнде. Татар теленә дәүләт статусы бирү мәсьәләсен Башкортстан халыклары ассамблеясенә керүче барлык милли оешмалар белән бергә карап, аны хакимият алдына кую тәкъдимен әйтә Рамил Бигнов.

Мохтарият шурасы рәисе әйтүенчә, татар оешмалары республиканың элекке җитәкчелеге белән соңгы 15 елда “салкын сугыш” хәлендә яшәде. Хәзер исә вазгыять уңайга үзгәргән, шуңа күрә көнүзәк проблемнарны чишү мөмкинлеге бар. Рамил Бигнов республикада үткәрелгән халык санын алуларда татар халкын саны кимүнең күп сораулар тудыруын да телгә ала.

Чыгышта татар мәктәпләренең елдан-ел кимүе хакында да әрнүле сүзләр булды. Мисал өчен, соңгы ике елда гына да Башкортстанда 51 татар мәктәбе ябылган. Татар мәктәпләрен һәм гимназияләрен арттыру мөмкинлеге бар. Моның өчен сәяси ихтыяр гына кирәк. Уфада киң билгеле Рәми Гарипов исемендәге интернат-гимназия эшли. Анда башкорт балалары бик яхшы белем ала һәм милләтнең каймагы була. Татар балалары өчен дә Уфада шундый ук интернат-гимназия төзелергә тиеш.Бу милли гаделлекне торгызыр иде. Рамил Бигнов үз чыгышында Уфадагы УЗЭМИК мәдәният сараен татар йорты ачу өчен тапшыру тәкъдимен дә әйтте.

Рамил Бигнов Татарстан белән мөнәсәбәтләрне җанландыру кирәклеген дә ассызыклый. Бу җәһәттән тәүге адымнар ясала да инде. Ике республика арасында хезмәттәшлек турында 2010 елда килешү төзелде. 2011 елда Уфада Татарстан Республикасының даими вәкиллеге булдырылды. Шулай ук Уфада “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең филиалы ачылды. Әмма әле алда бергә гамәлгә куясы эшләр бихисап.

​​Хисап чыгышы буенча фикер алышуларны Федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов башлап җибәрә. Аның сүзләренчә, әле Русиядә 28 төбәк татар мохтарияте рәсми теркәлеп эшли. Илдар әфәнде алар башкарган эшләр хакында мәгълүматлар бирде. Татар милли мәгарифенә кагылышлы проблемнарны да күтәрде һәм дәүләт думасы депутаты буларак, үзенең тәкъдимнәрен әзерләвен дә ирештерде. Борчыган мәсьәләләр чишелешен дәүләттән генә көтеп яту да урынсыз. Ата-аналар белән дә эшләргә кирәк. Алар да балаларын татарча укытуга кызыксына торган булсын. Федераль телевидение каналларында татарча тапшыруларны арттыру һәм аерым каналлар булдыру мәсьәләсен дә, озакка сузмый, кабыргасы белән кую кирәк.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Марс Тукаев үз чыгышында Ринат Закировның шушы җыенга котлавын укып ишеттерде. Ул шулай ук бертөркем милләтпәрвәрләргә Бөтендөнья Татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшыра.

Башкортстан халыклары ассамблеясе идарәсе рәисе Әхәт Мостафин татар белән башкорт халыкларының дуслыгын ныгыту юнәлешләре турында сөйли. Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Альберт Максютов үзенең котлау сүзендә киләчәктә ике республика бергә башкарачак эшләр турында әйтте.

Стәрлетамак шәһәрендәге педагогия академиясе проректоры, татар кафедрасы мөдире Илшат Насипов татар мәгарифенә бәйле фикерләре белән уртаклаша. Аның белдерүенчә, татар балаларын ана телендә укытуда проблемаларның күп булуында без күп вакыт хакимиятләрне сүгәбез. Әмма байтак сәбәпләр ата-аналарның битарафлыгына да бәйле. Чөнки татар мәктәпләренә балалар җыя башласаң, ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирә. Олимпиадаларга татар балаларын туплый башласаң да кыенлыклар. Югары уку йортларында татар кафедраларын саклап калу өчен дә тырышлык салу таләп ителә.

 

 

​​Айдар Хәлим үз чыгышында озак еллар җыелып килгән мәсьәләләргә тукталды. Кушнаренко районыннан килгән укытучы Илфир Котдусов мәгариф өлкәсендәге проблемнарның кискенлеген дә әйтә. Башкорт телен дәүләт теле итеп кертүдән соң, татарча укыту кимеде. Бу хәлне татар теленә дәүләт статусы бирү генә төзәтә ала. Балаларга чын милли тәрбия бирү, аларны хезмәткә, һөнәрләргә өйрәтеп үстерсәк, авылда яшьләр дә калыр,эшсезлек тә кимер. Оптимальләштерү дигән үзгәрешләр дә төптән хата гамәл. Кечкенә авылларда да мәктәпләр саклануы шарт.

Башкортстан Татар мохтарияте идарәсе әгъзасы Кәрим Яушев татар халкының да Башкортстанда башка милләтләр белән тигез хокуклы булырга тиешлеге хакында сөйли. Республикада татар проблемаларын хәл итеп кенә милли татулыкка ирешеп була. Татар теленә дәүләт теле булсын дип таләп итү ул кемнәндер теләнү түгел, ә шушында гасырлар буе яшәгән татар халкының табигый ихтыяҗы, ди Кәрим әфәнде.

Башкорт дәүләт педагогия университеты талибәсе Гүзәлия Гарифуллина билгеләвенчә, татар яшьләрен аралаштыру, алар өчен уртак проектлар булдыру, берлектәге чараларны оештыру – шулай ук мөһим бурычлар.

 

​​Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов  татар халкының бөек  милләт булуын әйтеп, аның Башкортстанда тиешле дәрәҗәдә бәяленергә тиешлеген ассызыклый. Ләкин аны республикада татар халкы санының җанисәп алган саен кими баруы аптырата. Түлсезләндеме әллә татар , ди халык шагыйре, үзе үк җавап биреп, санау дөрес түгел дип әйтә. Татарның бүгенге аянычлы язмышына багышланган шигырен дә укып ишеттерә Марат Кәримов.

Стәрлебаш районы татар мохтарияте рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев сүзләренчә, бүгенге проблемнарны хәл итүдә эшлекле татарлар булуы шарт. Балаларга телне өйдә, балалар бакчаларында өйрәтү кирәк. Башка чыгыш ясучылар да татар мәсьәләләрен уңай хәл итү тәңгәлендә үз тәкъдимнәрен җиткерә.

 

​​Җыен азагында аның карарлары кабул ителде һәм сайлаулар үтте. Татар мохтарияте шурасына 35 кеше расланды. Ә мохтарият шурасы рәисе итеп алдагы дүрт елга, бертавыштан диярлек, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Уфадагы 4нче балалар тудыру йорты баш табибы урынбасары Римма Үтәшева сайланды. Римма ханым моңа кадәр милли хәрәкәттә катнашкан шәхес түгел. Шулай да, аның җитәкчелек тәҗрибәсе булуын исәпкә алганда, мохтарият эшчәнлеген нәтиҗәле оештырачагына ышаныч баглана.

Мохтарият форумының рәсми өлеше беткәч, делегатларга Уфа “Нур” татар дәүләт театрының “Нурлы сәфәр” исемле театрлаштырылган тамашасы да күрсәтелде.

«Азатлык» радиосы

Безнең көч — бердәмлектә!

Шимбә көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында  Башкортстан татарлары төбәк  милли-мәдәни мохтәриятенең III конференциясе булды. Анда республиканың 54 районы һәм 9 шәһәреннән сайланган 337 делегаттан 329 кеше катнашты. Шулай ук 60тан артык кунак һәм җитәкче органнардан 20ләп рәсми кеше килде. Алар арасында Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов,  Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, Русия татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе  Илдар Гыйльметдинов, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан дәүләт университеты ректоры, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Әхәт Мостафин, “Бөтендөнья башкортлары корылтае” Башкарма комитеты  рәисе урынбасары Румил Азнабаев һәм башкалар бар иде.

Конференция Тәлгать Таҗетдинның фатыйхасы белән башланды.

— Мохтәрият — гарәп сүзе, “сайланган” дигәнне аңлата, — диде Шәйхел-ислам. — Димәк, биредә чүпләп сайланган иң яхшылар катнаша. Сезнең өстә олы вазыйфа — халыкны берләштерү, татар телен саклау, милләтне саклау,  табигатьне саклау һәм башкалар.  Бу бер дә башкаларга зыян түгел.  Мәйдан иркен. Анда халыклар бер-берсен изгелектә узышырга тиеш. Бердәмлек, татулык өчен тырышыйк.  Ходай сезгә сүз берлеге бирсен.

Марат Мәрданов Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның тәбрикләвен укып ишеттерде һәм, республикада татар халкының мәнфәгатен, көнкүрешен кайгырту дәүләт сәясәте булып тора, диде. Салават Сәгыйтов, үз чиратында,  республикада татар телендә укытылучы мәктәпләргә, театр коллективларына тукталды, гомумән, татар халкының республикада тоткан урынын югары бәяләде. Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл кую буенча эш алып барылуын әйтеп, делегатларны шатландырды.

Аннары  конференциядә катнашучылар  “Башкортстан татарлары” милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Бигновның отчет докладын тыңлады. Татар оешмаларының уңай эшләрен, аларга республика җитәкчелегенең ярдәмен ассызыклап, Рамил  Имамәгъзам улы проблемаларга һәм мохтәрият алдында торган бурычларга тукталды. Шуларның берсе — татар теленә дәүләт теле статусы бирү.  Икенчесе — Башкортстан татарлары оешмасына башкаланың резина-техник изделиеләр заводының мәдәният йортын бирү. “Татарлар — сәләтле халык, үзләренең мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен аларга нәкъ менә шундый урын кирәк. Аннары сәләтле татар балалары өчен дә Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясе кебек, республикада татар  интернат-гимназиясе эшләсен иде”, дигән теләк белдерде мохтәрият рәисе.

Отчет доклады буенча фикер алышуда катнашырга бик күп кеше язылган иде. Әмма вакыт аз булу сәбәпле, аларның яртысы гына чыгыш ясый алды. Шулай булуга карамастан, чыгышлардагы татар халкы, аның көнкүреше, киләчәге турындагы проблемалар конференциядә катнашучы барлык катламга да барып җиткәндер. Вакыт аз булды, дигәннән. Дистәләрчә ел буе җыелган проблемаларны хәл итү өчен дүрт-биш сәгать, әлбәттә, аз. Күптән түгел тарих укытучыларының конференциясе узды. Алар ике көн буе тарих укытудагы проблемалар турында сөйләште. Татарлар җыенын да шулай үткәрергә булгандыр бит.

Конференция ахырында кайбер өстәмәләр белән резолюция кабул ителде, мохтәриятнең 35 кешедән торган яңа составы расланды. Конференция, шулай ук,  мохтәриятнең  яңа рәисен сайлады.  Ул — Дәүләт җыелышы-корылтайның Бюджет, салым, финанс һәм милек мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Римма Әмир кызы Үтәшева.

Эшлекле җыеннан соң делегатлар “Нур” театры коллективының “Нурлы сәфәр” дип аталган тамашасын карады.

Фәния Габидуллина.

«Кызыл тан» 24 апрель 2012

Конференция эшлекле һәм конструктив булачак

21 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясенең III конференциясе үтәчәк. Шушы уңайдан кичә “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Аның эшендә Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Бигнов, комитетлар рәисләре Илдар Габдрәфыйков һәм Алик Локманов, Уфаның 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов катнаштылар һәм  журналистларны конференция эшенә бәйле кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Рамил Бигнов белдерүенчә, чара милли-мәдәни автономия конференциясе статусында үтсә дә, эчтәлеге белән ул съезд дәрәҗәсендәге ягъни Башкортстан  татарлары үсешендәге киңкатлам мәсьәләләрне үз эченә ала. Бу җәһәттән ул гаять эшлекле һәм конструктив чара булачак һәм республиканың барлык татар җәмәгатьчелеген үз эченә алачак. Атап әйткәндә, конференциягә Башкортстанның барлык район һәм шәһәрләреннән 3 мең татарга бер делегат исәбеннән 350ләп делегат сайланган. Шулай ук мәртәбәле чарада республиканың дәүләт власте органнарыннан җаваплы җитәкчеләрнең, Бөтендөнья татарлары Конгрессыннан һәм Татарстан Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева җитәкчелегендә рәсми делегациянең катнашуы көтелә. Бөтендөнья  башкортлары корылтае, Башкортстан  урыслары соборы, Башкортстан халыкларының Дуслык йорты составына кергән башка  милли-мәдәни оешмалардан да вәкилләр булачак.

Шуңа да сөйләшү бик җитди һәм эшлекле булыр һәм конференция резолюциясендәге карарлар Башкортстан татарлары үсешендә бик күп мөһим башлангычлар белән билгеләнер дигән ышанычта аны оештыручылар.

Конференциянең көн тәртибенә килгәндә исә, Рамил  Имамәгъзам улы белдерүенчә, анда милләт үсешендәге берничә мөһим мәсьәлә күтәреләчәк. Алар — республикада татар милли мәгарифен үстерү, татар теленә дәүләт теле статусы бирү, эре милли-мәдәни берәмлекләргә матди ярдәм күрсәтү, УЗЭМИК мәдәният сараен Башкортстан татарларына биреп, шушы базада республика татарлары милли-мәдәни үзәген төзү, Татарстан Республикасы белән өстенлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм башка мәсьәләләр. Милли-мәдәни автономия җитәкчелеге, шулай ук, Башкортстанда татар курчак театры, татар яшьләр театры, телевидениедә татар редакциясе булмау мәсьәләсен дә атап үтте. Рамил Бигнов фикеренчә, конференциядә республика властьлары һәм татар җәмәгатьчелеге катнашлыгында әлеге мәсьәләләр буенча җитди фикер алышу булырга һәм уртак бер карарга киленергә тиеш.

Әлеге мәсьәләләрнең никадәр кискен торуын башка чыгыш ясаучылар да сызык өстенә алды. Әйтик, Алик  Локманов белдерүенчә, соңгы ике елда гына да Башкортстанда 51 татар мәктәбе ябылган. 4400дән артык  татар баласы үз туган телен өйрәнүдән туктаган. Дөрес, бу җәһәттән ул соңгы чорда Мәгариф министрлыгы белән конструктив диалог булдырылуын, берлектә хәлне төзәтү чаралары күрелүен дә әйтте. Мәсәлән, укучылар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар, башка конкурслар оештырылу, Башкортстанда “Туган тел” бәйгесе, Тукай көннәре, башка мәртәбәле чаралар үтү җәмгыятьтә дә, ата-аналар һәм укучылар арасында да татар телен пропагандалау һәм популярлаштыруга хезмәт итә.

Моның уңай чагылышын Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе мисалында да ачык күрергә була. Гимназия директоры Равил Идрисов белдерүенчә, уку йортында бүген 989 бала белем ала. Гимназиядәге 40 сыйныфның һәркайсы тулы комплектланган. Ягъни, кайбер төрдәш белем бирү учреждениеләреннән аермалы буларак, биредә татар гимназиясен балалар белән тутыру проблемасы юк.

Рамил Бигнов, 84нче гимназиядәге эшчәнлек тәҗрибәсен хуплап, Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт гимназия-интернаты үрнәгендә республиканың сәләтле татар балалары өчен дә шундый ук гимназия-интернат булдыру зарурлыгын да сызык өстенә алды һәм бу мәсьәләнең конференция көн тәртибенә дә чыгарылачагы турында белдерде.

Матбугат конференциясендә Башкортстан халыклары ассамблеясе эшен җанландыру кирәклеге турында да сүз булды. Гомумән, Рамил Бигнов белдерүенчә, ассамблея төрле милләт халыклары иҗтимагый, милли-мәдәни берләшмәләренең “түгәрәк өстәл” артына утырып, иң җитди, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү мәйданына әверелергә, алар буенча биредә дәүләт дәрәҗәсенә чыгарырлык төпле анализланган карарлар кабул ителергә тиеш.

Чыгыш ясаучылар соңгы ел ярымда республика җитәкчелегенең милләтләр мәсьәләләренә, шул исәптән Башкортстан татарлары  үсешендәге мәсьәләләргә дә йөз белән борылуын һәм дәүләт власте органнары белән конструктив хезмәттәшлек урнашуын да сызык өстенә алды. Шуңа да конференция карарларының кәгазьдә генә калмыйча, чынбарлыкта тормышка ашырылачагына, тәгаен эш-гамәлләр белән билгеләнәчәгенә зур ышаныч белдерде алар. Бу җәһәттән конференцияне оештыручылар алдагы чорда Башкортстан татарлары съезды узу ихтималлыгын да инкарь итмәде.

Илдар Фазлетдинов

«Кызыл тан» 20 апрель 2012